Арчалылар космоска сәлам юллый

Бүген кичке сәгать 9 да арчалылар стадионга “Планеталар парады”н күзәтергә җыела. Аның үзенчәлекләре белән “Җиһангирлар” төркеменең җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов таныштырачак.

— 2020 елның июль-август айларында планеталар Кояшка карата бер якта урнашалар. Аларның барысын да күкнең бер өлешендә күзәтергә була. Бу – бик сирәк була торган астрономик күренеш. Шул ук вакытта Арча өстеннән очып бара торган Халыкара космик станцияне дә күзәтергә була. Ул бик якты йолдыз булып 10 минут очачак. Шуңа күрә шул вакытта вахтаны алып бара торган космонавтларны сәламләү чарасы да әзерләдек, — дип аңлатма бирде ул безгә.


Фикер өстәү