Штраф түләмәүчеләр машинасыз калган

Дәүләт автомобиль инспекциясе искә төшерә: юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозу сәбәпле административ җаваплылыкка тартылган кеше штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Быелның 6 аенда Татарстанда бу таләпне үтәмәүчеләргә карата 14 меңнән артыграк административ материал тутырган. Судлар әлеге эшләрне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча 1 меңнән артыграк кешене унбиш тәүлеккә кадәр кулга алу турында карар чыгарган, 8889 кешене кабат штрафка тартканнар, 416 кеше мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән.
Тагын шунысы бар: штрафтан качып йөрүче йөртүчеләр чит илгә чыгарылмаска, шулай ук аларның транспорт чарасы белән идарә итү хокукы чикләнелергә мөмкин. Суд приставлары транспорт чарасына арест салу (соңыннан бурычны түләү өчен сатып җибәрелергә мөмкин) кебек алымны да куллана. Алты ай эчендә бурычлылардан 234 транспорт чарасын тартып алганнар.


Фикер өстәү