Татарстанда 33 градуска кадәр эссе көтелә

Бүген, 6 августта, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава һәм җил булачак, дип хәбәр итәТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте.

Явым-төшем яву ихтималы аз. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы +12…+17 градус булачак. Көндез һава температурасы 28-33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.


Фикер өстәү