Коточкыч авариядә вафат булган кешеләрнең шәхесләре ачыкланды

Кичә Туймазы районында коточкыч фаҗигадә ир белән хатын һәлак булган дип хәбәр иткән идек. Аларның шәхесләре ачыкланды.

Туймазыда яшәүче ирле-хатынлы Миләүшә белән Руслан булган. Алар Ишембайга, Миләүшәнең әти-әнисендә кунакта калган, кызлары янына кайта торган була. Биш яшьлек сабый әти-әнисен иртәдән үк көткән була. Иртәгә Руслан һәм Миләүшәнең кызларына алты яшь тула…

— Руслан белән авария булуына без ышанмыйбыз… Бу аңлашылмый… Ул — бик яхшы машина йөртүче, күп еллар ерак сәфәрләргә йөрде… Аның икенче йорты юл һәм руль иде… Ә монда шундый авария, — дип сөйли аларның якыннары.

Руслан һәм Миләүшә 16 ел бергә гомер кичергәннәр, бер кыз үстергәннәр. Ир соңгы 8-9 елда теш технигы булып эшләгән, шәһәрдә аны барысы да белә һәм хөрмәт итә.

Миләүшәне бүген соңгы юлга озатканнар. Мәрхүмәне Дәүләкәндә җирләгәннәр. Руслан тумышы белән Дагыстаннан, аның гәүдәсен туган якларына алып китәчәкләр.

Әлеге авариядә зыян күргән икенче машина йөртүче хатаханәдә. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның машина йөртү таныклыгы булмаган һәм ул исерек булган.


Фикер өстәү