Татарстанда машина йөртүче җирдә яткан ирне таптап үтергән

Алынган җәрәхәтләрдән 47 яшьлек ир-ат үлгән.

Татарстанның Кукмара районы Нырья авылында юл һәлакәте үлем белән тәмамланган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «УАЗ» автомобиленең 28 яшьлек хуҗасы югары тизлек белән узып, җәяүлене бәрдергән.

47 яшьлек ир-атның машина йөрү юлында ятуы хәбәр ителә. Җәяүле алган җәрәхәтләрдән урында ук вафат булган. Әлегә бу хәлнең нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү