Арча читекчеләре: «Үз татарыбыз читек алырга атлыгып тормый»

Күз явын алырлык читекләр, хатын-кыз букчалары, чүәк, декоратив уклар һәм күн кын, хәтта йомшак мебельгә кадәр чигә алар.  Сүзебез – Арча читекчеләре Резедә һәм Фидаил Хәбриевләр хакында.

Резедә апа берсеннән-берсе матур читекләрне алдыбызга тезә башлагач та, телсез калдык без. Чөнки читек, чүәк, башмак булсынмы ул, барысы да сәнгать әсәре дәрәҗәсендә. Эшмәкәрләр өчен быел керем юк дәрәҗәсендә. Моңа пандемия гына сәбәпче түгел, әмма алар күңелен төшерми, үзебез исән булганда, Арча читеге дигән исем сакланачак, диләр.

Ни өчен шундый кискен фикер соң? Яшерен-батырын түгел, осталар картая һәм бу юнәлешкә яшьләр атлыгып тормый. Яшьләр бик кызыксыныр иде, милли аяк киеме алай зур табыш китерә торган өлкә түгел.

Фидаил абый – Арча күн фабрикасында чыныгу алган кеше. Алай гына да түгел, ул аның тарихында саллы эз калдырган белгеч тә. Ул уйлап тапкан алым, үзенчәлекле энә җитештерү күләмен заманында берничә тапкыр арттыра алган лабаса. Хәзер хәлләр ничегрәк? Резедә апа әйтүенчә, мактанырлык түгел:

– Март аеннан башлап теләсә кайсы аяк киеменә маркировка куелырга тиеш дигән шарт кертелде. Узган ел без бу җәһәттән кирәкле лицензиясен дә, сертификатларын да алдык. Инде эшләп бетердек дигәндә генә, пандемия башланды. Шул сәбәпле кибетләр без җитештергән тауарны алмый башлады. Чөнки милли аяк киеме гомер-гомергә туристларны кызыктырды. Әлегә туристлар күпләп килә дип мактанып булмый. Үз татарыбыз исә читек алырга атлыгып тормый. Кечкенә кибетләр читекләрне алырга бик риза, ләкин маркировканы укый торган җиһазлары юк. Кыскасы, әлегә хәлләр шундый.

Читекнең бәясе күпме дип кызыксынучылар да булыр. Осталар бер пар читекне 15-16 меңгә бәяли. Сабо 2800 сум тора. Чагыштыру өчен: әлеге читекнең бәясе кибеттә 32 мең сумга кадәр күтәрелә.

Арча читеген ни өчен югалтырга ярамый?  Фидаил абый моны болай аңлата:

– Башка халыклар чабатадан йөргәндә, Идел буе болгарлары сафьяннан, йомшак күннән (юфьтән) затлы аяк киемнәре теккән. XVIII гасырда Арча ягында ирләр һәм хатыннар өчен алтыннан укаланган аяк киемнәре, кием-салым җитештерә башлаганнар. Тагын бер гасырдан соң бездә мануфактура оеша, өй кәсебе күпләп җитештерү формасын ала. Арча аяк киеме фабрикасында яшьлегем узды, диcәм дә, хата булмас. 1978 елда Германиядә алтын медаль яулаган һөнәрчелек бит ул. Шуңа күрә гомеремне шуңа багышладым. Өйләнгәч, бу эшне хатыным үз кулларына алды. Чөнки тора-бара мин инде бик начар күрә башладым.

Күн белән эшләүчеләр Хәбриевләр генә түгел. Алар арасында Хәбриевләрнең эшләре үзенчәлекле рәсемнәре белән аерылып тора. Хуҗа, алар беркайда да кабатланмый, ди.

Аяк киеме өчен күнне  Италиядән, Төркиядән, Ярославль һәм Киров фабрикаларыннан кайтарталар. Аларның сыйфатына дәгъвабыз юк, ди осталар. Ә авыр хәлдән ничек чыгарга дигән сорауга болай дип җавап бирделәр:

– Безгә еш кына халык ансамбленә йөрүче өлкән яшьтәге апалар мөрәҗәгать итә. Буа, Сарман, Апас якларыннан булды андый гозерләр. Алар үз акчаларына ансамбль өчен читекләр ясатып алдылар. Без дә, бәясе кыйммәт булмасын дип, гадиләштереп, аларның күңелләрен күрергә тырыштык. Шуннан, районның, мәсәлән, 10 пар читек сатып алырга хәленнән килә бит инде, дип уйга калдык. Шундый ансамбльләр өчен аяк киеменә заказлар булганда, без дә яңадан эшләп китә алыр идек.

Уйланыр өчен тагын берничә факт. Бер читек чама белән бер атна буе тегелә. Кисү дә, чигү дә дигәндәй – бөтен эш кулдан эшләнә. Чит илдә моңа бик ышанмыйлар. Фидаил абый бер бизнесменның, мондый  тегү машинасын кайдан алып була, дип соравын хәзер көлеп искә ала. Болар кулдан эшләнде, дигәч, ышанмыйлар, сорауны тагын кабатлыйлар. Ә бит заманында Zinger компаниясе күнне чигә торган машина ясарга вәгъдә итә итүен, әмма башкара гына алмый. Европа хатын-кызларын да ымсындырган матур милли аяк киеме кырык кат тир түккәч кенә туа.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү