Алан авылындагы янгын турында: «Мизгел өчендә йортсыз, каралты-курасыз һәм сыерсыз калды»

Теләче районының Алан авылында гомер итүче Зөфәр Җамалиевның йорт-җире мизгел эчендә янып көлгә әйләнә. Янгын 21 августта була. Ут чыкканда Зөфәр абый үзе өйдә булмый. Ишегалдындагы ике йорт, сарайлары янып бетә.

Малларын коткарсалар да, бер сыер уттан чыга алмый.
– Бик кызганыч хәл. Зөфәр абый ялгызы гына яши иде. Гомер буе колхозда тракторда эшләгән кеше. Ут чыгуның сәбәбен электр чыбыкларыннан, диләр. Гомер буе җыйган малы әрәм. Авылдашыбызның торыр җире дә юк. Машина йөртү таныклыгы һәм паспорттан башка бернинди документы да калмаган, – ди Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов. – Зөфәр абыйның өе янганнан соң район башлыгы да килде. Кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез дип китте. Үзебезнең җирлеккә кергән авыллар берләшеп, без дә акча җыя башладык. Зөфәр абый әлегә апаларында тора. Аның улы да абыйсына ярдәм йөзеннән акча җыю оештырган.
Булат Хәсәнов, матди ярдәм булса, өй салырга булышучылар булыр дигән фикердә. Башта авылдашлар бергәләшеп, Зөфәр абыйның өй урынын җыештырып бирәчәкләр. Әлегә исә акча җыю дәвам итә. Шушы көннәрдә Зөфәр абыйның үз исеменә дә карта ачтырачаклар. Тик әлегә акчалата ярдәмне энесе Айдар Фоат улы Җаббаров исмендәге картага җыялар. Булышырга теләүчеләр өчен Сбербанк картасы номеры: 5469 6200 1708 4425.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү