«Ласковый май» төркеме солисты вафат булган

«Ласковый май» төркеменең беренче составы солисты Александр Прико вафат булган. Бу хакта Юрий Шатунов инстаграмда хәбәр итте.

Җырчы вакытсыз вафат булган Александрның якыннарының кайгысын уртаклаша.

Прико яман шеш белән авырган. Август башында коронавирус симптомнары белән хастаханәгә озатылган. Тестны уңай түгел, тик үпкәсенә су җыела торган булган. Ул Петербург хастаханәсендәге реанимация бүлегендә вафат булган.


Фикер өстәү