Мәктәп укытучыларына коронавирустан прививка ясату мәҗбүри булачакмы икәне билгеле

Россиядә мәктәп укытучылары мәҗбүри рәвештә Covid-19 коронавирусыннан прививка ясатмаячак. Шул турыда РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко сөйләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Төбәкләр педагогларга тест оештыралар, бу — беренчедән. Икенчедән, коронавируска каршы вакцинация буенча планлы эш башлангач, укытучыларга да тәкъдим ителәчәк. Бу ирекле тәртиптә булачак», — дип искәртте профильле министрлык вәкиле.

Шул ук вакытта мәктәп укучыларыннан тестларны Covid-19га тапшыруларын таләп итмәячәкләр, дип ачыклык кертте Дмитрий Глушко.


Фикер өстәү