Рөстәм Миңнеханов: «Короновирусның икенче дулкынына юл куймыйбыз»

Туры элемтә вакытында Рөстәм Миңнеханов коронавирусның икенче дулкынына юл куймыйбыз, дип белдерде.

– Коронавируска каршы уңышлы көрәш Роспотребнадзор, хокук саклау органнары ярдәме белән алып барылды, – диде ул. – Изоляция вакытларында 300-350 хокук бозу көн саен теркәлде. Без барлык күрсәтмәләрне төгәл үтәрбез. Моңа кадәр дә авыруның күпләп таралуына юл куелмады. Коллективларда да берничә очрак кына теркәлде, — диде.

Президент фикеренчә, язын коронавирус тарала башлагач, медицина тулысынча әзер түгел иде.
– Безгә короновирус белән яшәргә туры киләчәк. Мартта без әле моңа әзер түгел идек. Безгә тулысынча медицина учреждениеләренең профилен үзгәртергә, барлык кирәкле җайланмалар белән тәэмин итәргә кирәк иде. Кыска вакыт эчендә боларны аңларга өйрәндек. Икътисад та эшли башлады. Бер атна эчендә зур предприятиеләр эшли башлады. 90 процент предприятиеләр изоляциядә эшләде, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес, кунакчыллык, туризм, рестораннар зыян күргәнен искәртте.
– Зур бизнес та зыян күрде. Нефтькә бәяләр төште, чикләр ябылды. Без көтмәгән вакыйгалар күп булды. Бу зур сабак, тәҗрибә булды. Бүген инде без ничек көрәшергә икәнлеген беләбез. Кесәдә битлек тә бар, я перчатка киябез, я кулларны эшкәртәбез. Дистанцияне гел саклыйбыз, — диде Президент.


Фикер өстәү