Мәрхүм бабамның күлмәген кияргә ярыймы?

– Бабам күптән мәрхүм инде. Аны бик тә сагынам. Кайбер киемнәрен аның төсе итеп саклыйм. Берничә күлмәген киеп тә йөрим. Үлгән кешенең энергетикасы күчә, киемнәрен кимә, диючеләр дә бар. Нишләргә икән?

Лилия. Сарман

Рөстәм Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имамхатыйбы:

Без үз ата-аналарыбыз, әби-бабайларыбызны онытмаска тиеш. Алардан калган киемнәрне кулланырга ярый, бу – гөнаһ түгел. Тәкъдир дигән төшенчә бар, әгәр ул күлмәкне кисәң дә, кимәсәң дә, язмышка язылган булыр. Бар нәрсә дә – Аллаһы Тәгаләдән.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү