Әбиләр чуагы башлана: Татарстанда 21 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда бу атнада чагыштырмача коры һәм аз болытлы һава торышы көтелә. Көндез җылы булса да, урыны белән кырау төшүе көтелә.

Иртәгә, 23 сентябрьдә, Татарстан антициклон йогынтысында булачак. Төнлә урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр көтелә. Көндез 13-18, төнлә 6-11 градус җылы булачагы фаразлана.

24 сентябрьдә көндез 15-20, төнлә 3-8 гардус җылы булачак.

Фаразлар буенча, атна ахырында көндез җылылык 21 градуска кадәр җитәчәк.


Фикер өстәү