Коронавирус турындагы хәбәр – ялган, куркынычы – чын

Вирус баш калкыткан саен, ялган хәбәрләр дә арта. Атна ахырында Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үзизоляция режимы кертелүе, эштәгеләрнең өчтән бере дистанцион эш режимына күчәчәге турында имеш-мимешләр таралды. Казан Кремлендә бу сүзләрне кире кактылар.

Ялган хәбәрләрдә әйтелгәнчә, 10 октябрьдән бөтен кеше дә җәмәгать транспортында, кибеттә һәм сәүдә үзәкләрендә мәҗбүри рәвештә пирчәткә һәм битлек кияргә тиеш булачак. Янәсе, шушы көннән сәүдә нокталары һәм автотранспорт предприятиеләре пирчәткә-битлек режимы үтәлешен тәэмин итәргә тиеш. Шулай булмаган очракта, аларга административ җаваплылык билгеләнә. Шулай ук ноябрь өчен ташламалы пенсия юл йөрү билетлары сату туктатылуы, 1 ноябрьдән исә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен ташламалы пенсия юл йөрү билетлары гамәлдә булмаячагы турында да хәбәр ителә. Бу хәбәрләрнең берсе дә дөреслеккә туры килми.
Бу сүзләр чынга ашмасын өчен исә игътибарлы булырга һәм саклык чаралары күрергә киңәш итәләр. Бу хакта шимбә көнне Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә дә сүз булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор белгечләренә белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте оешмаларында коронавируска бәйле контрольне тагын да көчәйтерә кушты.
– Вазгыятьнең катлауланганын күреп торабыз. Белгечләр авыруның халыкның игътибарсыз булуы һәм саклык чаралары күрмәве аркасында баш калкытуын әйтә. Яңадан ниндидер чикләүләр кертәсе килми. Куелган таләпләрне үтәргә генә кирәк. Болар – социаль дистанция, битлек кию, кул юу, гриппка каршы вакцина һәм авыру билгеләре барлыкка килгәндә үзизоляцияләнү, – диде ул.
Узган атнада Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 16 районда профилактика эшләренең торышын тикшерде. Урыннарда җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасыннан 100ләп төркем төзелүе ачыкланды. Әлеге төркемнәр катнашында 1 мең 685 объект тикшерелгән. «Мондый төркемнәр бөтен җирдә дә булдырылырга тиеш», – дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов табибларга уяулыкны югалтмаска киңәш итте. Президент Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, хастаханәләрдә урыннар булдыру, дару препаратлары, шәхси саклану чаралары һәм диагностик тестлар запасын тәэмин итәргә, шулай ук гриппка каршы вакцинацияне дәвам итәргә өндәде. «Моннан тыш, планлы медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итәргә кирәк. Кешеләр кирәкле медицина ярдәмен алырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда Казандагы республика йогышлы авырулар хастаханәсендә «Ашыгыч ярдәм» машиналарының җыелуына Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков ачыклык керткән иде инде. Соңгы очрашуда ул быел кешеләрнең үз сәламәтлегенә игътибарлырак була башлаганын әйтте.
– Өйгә табиб, «Ашыгыч ярдәм» чакыру очраклары күбәйгәннән-күбәя. Элек бездә моның хәтле ОРВИ белән авыручылар юк иде. Мөгаен, кешеләр үзләре генә дәваланып, бу хакта табибка да әйтеп тормаган. Коронавируска бәйле вазгыять сак булырга өйрәтә. Халык битараф түгел. Барысының да тикшеренәсе килә, – ди ул.
COVID-19 таралгач, грипптан вакцина ясатучылар саны да кискен арткан. Татарстанга кайтартылган беренче партия вакцина беткән. Шунлыктан борчылучылар да бар. Әмма Владимир Жаворонков андыйларны тынычландырырга ашыга. Икенче партия вакцина йә бу атна ахырында, йә киләсе атнага кайтып җитәчәк.
Белгечләр исә, Россия COVID-19 коронавирусын йоктыручылар саны буенча платога алдагы ун-егерме көн эчендә чыгарга мөмкин, ди. Бу – саннар иң югары ноктасына менеп җитеп, хәлләр тотрыклылана, аннары кимүгә китәчәк дигәнне аңлата. Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Наталья Пшеничная шундый фараз ясаган. «Бу алдагы ун-егерме көн эчендә булыр, мөгаен, чөнки күп кенә чикләү чаралары сентябрь ахыры – октябрь башында ук кертелде бит», – дигән ул. Эпидемиолог фикеренчә, россиялеләр күп нәрсәне аңлап кабул итә һәм эпидемиягә каршы чараларны яхшырак үти башлаган. Моннан тыш, кайбер төбәкләрдә хезмәткәрләрнең бер өлеше дистанцион эш режимына күчкән, ә мәктәп укучылары өчен өстәмә каникуллар оештырылган.
Узган тәүлектә республикада COVID-19 авыруының 35 яңа очрагы теркәлде. Авыручыларның 9ы хастаханәләргә салынган, калганнары өйдә дәвалана. Вирус таралганнан бирле Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 7584кә җитеп, шуның 6381е савыккан. 11 октябрьгә әлеге чирдән вафат булучылар саны 88гә җитте.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү