«Ты – супер!» тапшыруында катнашып, ярымфиналга үткән Данила Новиков турында әбисе: «Яши алмас дигәннәр иде…»

Минзәләдә яшәүче егеткә – 15 яшь, бүген инде аны бөтен ил белә. НТВ каналында бара торган «Ты – супер» тапшыруында катнашып, ярымфиналга эләккән егет җиңү хакында хыяллана.

Әбисе Данилага тәрбия дә биргән, талантын да ачкан. Лилия ханым Васильченко белән оныгы турында сөйләштек.
– Коми өлкәсендә яши идек. Данила да шунда туды. Ирина исемле кызымның малае ул. Тик кызым гына улының уңыш­ларын күрә алмады. Машина астында калып, гомере өзелде, – дип искә ала Лилия ханым. – Оныгымның әтисенең бер дә килеп күренгәне булмады. Әнисе үлгәндә Данилага ике яшь кенә иде. Тугач та, тәрәзәсе ачык бүлмәдә калган малай ул. Шунда аның ике як үпкәсе дә ялкынсынып, пневмония булган иде. Сабый озак тернәкләнде. Табиблар, яшәмәс, өегезгә дә кайтып җитә алмассыз, дип озатып калды. Шөкер, яши улым. Дөрес, сәламәтлегендә тайпылышлар булды. Күзләре читкә карап тора иде. Мин аны табибларга күп йөрттем. Әзрәк үсеп, көч кергәч, башта бер күзенә, аннан икенчесенә операция ясаттык. Әмма сул ягындагысы бөтенләй начар күрә.


Лилия ханымның әнисе Фәйрүзә тумышы белән Татарстаннан була. Украин егете белән танышып, читкә китәләр.
– Әни гомере буе туган ягын сагынып яшәде. 48 ел Комида торганнан соң, Минзәләгә күчеп кайтты. Аның артыннан мин дә иярдем. Шулай итеп, Данилага 8 яшь тулганда без Татарстанда идек. Әмма оныгымны мәктәпкә бирергә ашыкмадым. Җырга-моңга сәләте булса да, уку авыр бирелә иде аңа. Башта өйдә үзем шөгыльләндем, аннан гына мәктәпкә бирдем. Яшермим, оныгым яхшы укый дип мактана алмыйм. Гуманитар фәннәрне бик эләктереп ала. Җырга һәвәс. Үз дулкынында яши, – ди Лилия Васильченко.
Баштарак Даниланы укытучылар да аңлап бетерми. Кайчак дәресләрдә утыр­ганда кычкырып җырлап җибәргән чак­лары да була. Хәзер инде алар да ияләнгән.
– Талантлы кешеләрнең сәерлекләре була инде. Кәҗәләребез аның җырларын тыңлап үсә. Ә мин исә аның ачык күңелле булуына сөенәм генә. Урамдагы өлкәннәрнең хәлен сорап уза ул. Эчкерсез, беркатлы. Ялганны, рәнҗетүне белми. Кешеләргә тиз ышана. Әнә шуңа да кая барса да, үзем йөртәм, – ди укытучы булып эшләүче әбисе.
НТВ каналына ничек эләгүләрен сораштык.
– Мин бу тапшыру хакында белмәгән идем. Дус кызым, Данила кебек ятим сабыйлар өчен бәйге башланган, катнашмыйсызмы, ди. Ул әйткәч, гариза җибәрдек. Ике ел узды, хәбәр килмәде. Аннан соң тагын яздык. Анысында озак көтмәдек. Мәскәүдән шалтыраттылар. Үзләре 4 җыр тәкъдим итте. Икесен – рус, икесен инглиз телендә өйрәнәсе. Безгә сигез көн бирделәр. Инглиз телендәгесен ике көндә өйрәндек. Билгеләнгән вакытта Данила скайп аша җырлап күрсәтте. Аның чыгышы барысына да ошады. Тагын бер атнадан яңадан җырлатып карадылар. Шулай итеп, оныгымны сайлап алдылар. Без Мәскәүгә юл тоттык, – ди Лилия ханым.
Олы юл да куркытмый, үзе рульгә утырып, оныгын алып чыгып китә әби кеше. Мәскәүгә килгәч, Данила һәм башка балалар белән вокал укытучылары шөгыльләнә башлый. Минзәлә егетенең сәләтле икәнен күреп алгач, аңа күп вакыт сарыф итмиләр. Ул бүген үк сәхнәгә чыгарга әзер, диләр.
– Оныгымны сәхнәгә үзләре әзерли. Өс-киемнәрен дә, хәтта оекбашка кадәр оештыручылар сайлый. Ул үзен шул кадәр тыныч тота. Сәхнәне бик ярата ул. Әйтерсең, шунда туган, шунда үскән. Оялып тормый. Ярымфиналга үтүенә бик сөенде. Ул анда Дима Биланның «Держи» дигән җырын башкарачак. Әгәр финалга үтәбез икән, без җиңүче булып саналачакбыз. Үтмәсә, сабый нишләр, дип тә борчылам. Үзе гел җиңүгә өметләнә. Бик нечкә күңелле, сәхнәдә еламаса ярар иде дип тә кайгырам. Әле аның җиңүләре алда икәнен дә еш әйтеп торам, – ди Лилия ханым.
Данила моңа кадәр дә күп кенә бәйгеләрдә җиңгән. «Добрая волна»да ике мәртәбә катнашып бүләк алган. Акчасын юкка-барга әрәм итмиләр. Данилага музыка белән шөгыльләнү өчен җиһазлар алалар. Малай исә әбисенең аны бер ялгызы үстерүен аңлый. Шуңа да теге кирәк, бу кирәк дип аптыратмый. Сүз уңаеннан, НТВ каналы ярымфиналга чыккан балаларга 18 яшь тулганчы ай саен 10 мең сум акча түләп торачак. Финалга эләксә, бүләкләр тагын да зуррак булачак.
Даниланың ярымфиналга чыкканын белгәч, Лилия ханымның телефоны шалтыратулардан шартлый яза. Себердән дә шалтыраталар хәтта. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, Инстаграмдагы сәхифәсенә Даниланың чыгышын куеп, уңышлар тели.
– Максатым – оныгымның талантын үстерү. Бер күзе начар күргәч, ул рульгә утыра алмаячак. Башка һөнәрләр дә авыр биреләчәк. Җыр аның – тормыш рәвеше. Баламның киләчәген сәхнәдә күрәм, – ди әбисе. – Җиңү мөһим түгел. Ул үзенең талантын күрсәтә алды. Димәк, безнең тырышлык бушка китмәгән!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү