Татарстанда бер егет әнисе коронавирус белән авырганнан соң, бушлай медицина битлекләре тарата башлаган

Буада бер ир-егет әнисе коронавирус белән авырганнан соң, бушлай медицина битлекләре тарата башлаган.

Кама аръягы төркемнәрендә социаль челтәрләрдә видеоролик пәйда булды. Видеода бер кеше урам сәүдәгәрләренә һәм үтеп баручыларга, шул исәптән балаларга һәм өлкәннәргә дә  медицина битлекләре тарата.

«Берьюлы ике битлек киегез, чөнки эпидемия һәм Роспотребнадзор карары чыкты. Пөхтә киегез, борыныгызны каплагыз», – ди яшел целлофаннан саклагыч костюм кигән яшь кеше.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, яшь кешенең әнисе коронавирус белән авырган. Ул үпкәләрнең 60% тан артыгы зарарланып хастаханәгә эләккән.

 


Фикер өстәү