Миңнеханов кайсы очракта чикләүләр кертеләчәге хакында сөйләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада кайсы очракта гомуми чикләүләр кертелү ихтималы хакында сөйләде. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ул шул хакта хәбәр итте.

Мәскәү (биредә чикләү режимын катгыйландырырга ниятлиләр) темасына кагылып, Миңнеханов Татарстанда әлегә мондый чаралар кертү күздә тотылмавын билгеләп үтте. Әмма республикада яшәүчеләр коронавируска каршы чараларны үтәмәсә, җитәкчелекнең гомуми чикләүләр кертүдән башка вариантлары калмаячак, дип өстәде ул.

«Мәскәүдә гомуми чикләүләр кертергә ниятлиләр. Күргәнебезчә, республикада вазгыять контрольдә. Бездә андый планнар юк. Әмма коронавируска каршы чараларны үтәмәсәк, әлбәттә, башка төрле карарларның булуы мөмкин түгел», — дип искәртте ул.


Фикер өстәү