Соңгы ноктага җитмәгән, әмма укучылар «дистант»ка күчә, сәүдә үзәкләренә бәйле чикләүләр керә

Россиядә коронавируска бәйле вазгыять тотрыксыз кала бирә. Авыручылар саны әледән-әле артып, яңа куркыныч рекордлар куелып тора. Пандемия башланганнан бирле дөньяда бу зәхмәтне 50,9 млн кеше йоктырды. Барлыгы 1,26 млн кеше үлгән. Көн саен диярлек Россиядә 20 меңнән артык кеше чир йоктыра. Иң зур күрсәткечләр – Мәскәүдә.

COVID-19 авыруы үсеше тагын, ким дигәндә, 7–10 көн дәвам итәчәк. Бу хакта Роспотребнадзорның эпидемиология үзәге фәнни-тикшеренү институтының клиника-аналитика эше буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная белдерде.

– Пик ноктасы турында сөйләргә иртәрәк әле… Азмы-күпме тотрыклы торган саннардан соң, авыруның яңа очраклары тагын өскә үрмәли башлады, – диде белгеч. – Шулай ук ул алга таба үсеш пандемия соңрак башланган төбәкләр хисабына дәвам итәчәк.

Мәскәү исә шәһәр эчендәге чикләүләрне катгыйландырды. Алар 13 ноябрьдән башлап 15 гыйнварга кадәр гамәлдә булачак. Укучылар – «дистант»ка күчә, сәүдә үзәкләренә бәйле чикләүләр керә.
Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин коронавируслы сырхауларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә түләүләр өчен 26 млрд сум акча бүлеп бирде. Элегрәк коронавируска каршы көрәш буенча координация советы президиумы утырышында Мишустин табибларга рәхмәт белдереп, ел ахырына кадәр 400 мең медицина хезмәткәре ай саен махсус социаль түләүләр алачак, дип хәбәр иткән иде.

Россиядә тиздән коронавируска каршы өченче вакцина барлыкка киләчәк. Россия Президенты Владимир Путин бу хакта Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты вакытында әйтте. Ул илдә инде ике вакцина барлыгын, һәм бик тиздән өченчесе дә теркәләчәген хәбәр итте.

– Аларның нәтиҗәсе бар. Вакцина кулланган кешеләр чирләп китми, чирләсә дә, алар авыруның җиңел билгеләрен генә кичерә, – диде Владимир Путин. – Сәясәткә артык бирелмичә, бөтен планетадагы кешеләргә дә мондый даруларның кирәк булуын исәпкә алып эш итәргә тәкъдим итәбез. Без барлык илләрне вакцина белән тәэмин итәргә әзер.
Татарстанда исә коронавирустан үлүчеләр саны 116 җитте. Ике кешенең үлеме кичә билгеле булды.


Фикер өстәү