Бавырны чистартырга кирәкме?

Соңгы елларда бавыр чистарту белән мавыгучылар бик күбәеп китте. Әмма кирәкме икән соң бу? Бу җәһәттән табибларның фикере нинди? Гаилә табибы Илья Никитин “1000 секретов” журналы хәбәрчесенә әнә шул хакта бик тәфсилләп сөйләп биргән. Без дә укучыларыбызга аның иң кызык фикерләрен тәкъдим итәргә булдык.

Теш түгел бит ул!

Бавыр – паста һәм щетка белән чистартып була торган теш тә, ботинка да, пәлтә яки келәм дә түгел. Тыгыз “тәнле” эчке орган ул. Әйтик, эчәклек тә эчке орган анысы. Тик эче куыш булганлыктан, аны адсорбентлар (мәсәлән, активлаштырылган күмер – эчәклектәге шлак, токсиннарны үзенә сеңдерә) белән чистартырга мөмкин. Ә менә бавырны чистартып булмый. Тик аны, имештер, әледән-әле чистартып тору зарурилыгы турындагы фикер кайдан килеп чыккан соң?

Барысы да үткә бәйле

Бавырның организмны саклау, зарарсызландыру ролен үтәве барыбызга да мәгълүм. Токсиннарны үзенә җыйганлыктан, бавырны чистартып торырга кирәк, дип уйлау шуңа бәйле. Әмма дөрес фикер түгел бу.

Беренчедән, бавырга эләккән агулы матдәләр шундук агусыз калдыкларга таркалып, эчәк һәм бөерләр аша чыгарыла. Икенчедән, бавыр – үзеннән-үзе торгызылуга сәләтле орган. Хәтта күзәнәкләренең 8/10 өлеше һәлак булган очракта да бавыр аларны яңартырга мөмкин. Өченчедән, бавыр үт бүлеп чыгара. Ашкайнатуда мөһим роль уйнап, бавырдан таркалган зарарлы матдәләр калдыкларын чыгаручы сыеклык ул. Ә “бавыр чистарту” процедураларының һәммәсе  асылда үт бүлеп чыгаруны көчәйтүгә кайтып кала.

Әмма бавырны үт бүлеп чыгарырга мәҗбүр итү кирәкме? Моның файдасы бармы? Бар. Тик үт куыгы һәм үт юлларында ташларның юклыгына нык инанган хәлдә генә һәм җиңелчә генә!

Сок белән дәвалану һәм диета

Бавыры, эчәкләре үзен сиздереп торган кешеләргә үт бүлеп чыгару процессын көчәйтүнең иң кулай юлы – соклар белән дәвалану.  Бу ысул һәр көн саен (10 көн дәвамында) ашар алдыннан 25-30 минут кала берәр стакан сок эчүдән гыйбарәт. Иртән – җимеш (әфлисун, грейпфрут яки алма согы), төшке һәм кичке аш алдыннан – яшелчә (чөгендер, сельдерей, кишер) согы. Әйтик, көненә 4 тапкыр ашасаң – дүрт, биш тапкыр ашасаң – биш стакан сок эчәргә кирәк. Әмма сокның яңа гына сыгып алынган булуы кирәк. Кибетләрдә сатыла торганнарының бавырга файдасы юк! Тагын шунысы бар: чөгендер согын шундук эчәргә ярамый. Аны 2-3 сәгать дәвамында салкынча урында тотарга кирәк. Сокны әз-әзләп кенә эчү шарт. Сок белән дәвалануны өч айга бер тапкыр кабатлап тору әйбәт.

Соктан тыш, майлар ярдәмендә дә үт бүлеп чыгаруны яхшыртырга мөмкин. Моның өчен һәр көн саен ач карынга чистартылмаган үсемлек мае эчү әйбәт. Иң яхшысы –киндер мае. Зәйтүн һәм көнбагыш майлары, балык мае да ярый. Нормасы болайрак: гәүдә авырлыгы 20 килограммга кадәрге балаларга – көненә 1 чәй кашыгы, 30дан 50 килограммга кадәрге балалар һәм олыларга – 2 чәй кашыгы, гәүдә авырлыгы 50 килограммнан зуррак олыларга –1 аш кашыгы. Эч китмәсен өчен май эчкәннән соң 15 минут узгач аксымлы ризык (әйтик, пешкән йомырка) ашап кую әйбәт.

Бавыр, эчәкләрнең көйле генә эшләвенең тагын бер шарты – клетчаткага бай ризыклар ашарга тырышу. Бу матдә алмада, чистартылмаган ярмаларда, крахмалсыз яшелчәдә (әйтик, кыяр, укроп, петрушка һ.б.) күп. Үзеңне яхшы хис итү өчен көненә 3 алма ашау кирәк.

Ә инде иң мөһиме – организмны токсиннардан саклау өчен хәмер, ысланган һәм кыздырылган ризык, каты сыр, тәм-томнар, фастфуд кулланмаска тырышыгыз.  Шул чагында бавырны да, эчәкләрне һәм хәтта кан тамырларын да чистарту таләп ителмәячәк.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү