Онлайн сессия, яки Вузлар өйдә укуга күчәме?

Февральгә кадәр килеп йөрисе булмаячак. Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковның вузларны читтән торып укуга күчерү турындагы боерыгы чыкты. Дөрес, барысын да түгел. Мәскәү, Санкт-Петербургтагы югары уку йортлары онлайн укуга күчсә, төбәкләргә әлеге мәсьәләне Роспотребнадзор белән килештерергә тәкъдим ителә. Бездә студентлар өйдә укуга күчәрме?

Әлеге карар тиктомалдан гына кабул ителмәгән, министрлыкка COVID-19 таралу куркынычын киметү буенча мөрәҗәгатьләр күп килгән. Гомумән, үзебезнең студентлар арасында да тизрәк өйдә укый башлауны көтүчеләр аз түгел. Компьютер бар, интернет эшли, тагын ни кирәк? Андыйлар кеше күп булган урыннарда чир эләктерүдән курка. Шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә онлайн уку үзе бер җәфага тиң. Омск уку йортларының берсендә онлайн белем алучы Алексей болай укуның кыенлыклары турында төбәк башлыгына видеомөрәҗәгать яздырган. Өендә интернет тотмагач, егет, авыл читенә барып, 8 метрлы агач башына менәргә мәҗбүр. Шул рәвешле, мөгаллимнәргә үзенең дәресләрне сәбәпсез калдырмавын исбатларга тели. Бары агач башында гына мөгаллимнәр белән зум (zoom) аша аралашу мөмкинлеге бар икән. Көлсәң көл, еласаң ела инде.
Узган атна ахырында Татарстан Министрлар Кабинетында узган утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов югары уку йортларында барлык кагыйдәләрнең катгый үтәлүен таләп итте. Бу хакта ректорлар белән аерым утырып сөйләшәчәкләр. Вузлар Мәскәүгә буйсынса да, анда безнең кешеләр эшли, безнең яшьләр белем ала. Ул-бу чыга калса, таякның авыр башы да үзебезнең башка төшәчәк.
Вузларда онлайн уку башлануны көтәргәме?
– 1 сентябрьдән Казан федераль университетында белем бирү процессы катнаш форматта бара. Чит илләрдән, илнең башка төбәкләреннән университетка килә алмаган, шулай ук хастаханәләрдә яткан студентлар дәресләргә онлайн керә ала. Моннан тыш, бүген студентлар гариза бирү тәртибендә мондый уку төренә күчәргә мөмкин. Тик моның өчен уку планнары мөмкинлек бирергә тиеш (мәсәлән, лабораторияләрдә белем бирү процессын тулысынча дистанцион форматта оештырып булмый). Уку елы башыннан кайбер институтларда уку төркемнәренең 40 проценты мондый мөмкинлектән файдаланган инде, – дип белдерделәр КФУның матбугат үзәгендә. – Институт директорларына һәм юридик факультет деканына, теге яки бу юнәлеш буенча әзерлек программаларын мөмкин булган дәрәҗәдә онлайн үткәрергә йөкләмәләр бирелде. Ахыргы карар Роспотребнадзор белән килешкәннән соң кабул ителәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу лаборатор дәресләргә һәм чыгарылыш квалификация эшләренә әзерләнүче югары курс студентларына кагылмый.
Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетында 65 яшьтән өлкәнрәк, шулай ук хроник авырулары булган, көмәнле укытучыларга дәресләрне онлайн рәвештә уздыру рөхсәт ителгән. Болай белем бирү 6 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дигән хәбәр бар.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү