Татарстанда авыл юлында бер ирне бәрдереп үтергәннәр

Кичә кич Арча — Яңа Кенәр юлында (Пашкау урманы тирәсендә) юл һәлакәте булган. Анда машина белән җәяүлене бәрдергәннәр. Бу хакта arskmedia.ru хәбәр итте.

Машина бәрдергән ир-ат шунда ук җан биргән. «ВТ»га мәгълүм чыганак хәбәр итүенчә, мәрхүмнең өч баласы ятим калган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү