Татарстан Президенты: «Казанышларны федераль дәрәҗәдә күрүләре күңелле»

Эре шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә җирлекләрдәге яшьләр белән дә эшләү мөһим. Президент Рөстәм Миңнеханов «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» республика форумы катнашучылары белән очрашты.

1–2 декабрь аралыгында уза торган форумда белем бирү программаларыннан тыш, төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне котлау һәм грантлар тапшыру да каралган. Чара IT-паркта узды.

– Яшьләр – безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез. Ел авыр килсә дә, яшьләребез пандемиягә бәйле чараларда актив катнашып килде. Безгә яшьләр белән эшләү форматларын арттырырга, үзебездәге проектларны үстерергә кирәк, – диде Президент. – Яшьләргә үз бизнесын башлау өчен бик яхшы мөмкинлекләр бар – грантлар системасы, үз-үзләрен эш белән тәэмин итү дисеңме. Республикабыз кешеләренең казанышларын федераль дәрәҗәдә билгеләп үтүләре дә безнең өчен бик күңелле. Эре шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә җирлекләрдәге яшьләр белән дә эшләү мөһим.

Форум мәйданчыкларының берсендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшмәкәрләренең VI Казан форумы уза. Шушы очрашуда ук Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык теләктәшлеге белән Ислам хезмәттәшлек оешмасының проект офисы барлыкка киләчәге билгеле булды. Ул – Россиядә дүртенче. Шундый ук офислар Салехард, Омск, Ульяновскида бар. Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев офисны төзү турындагы килешүгә кул куйдылар.

– Проект офисларын булдыру яшьләргә аралашырга, моның аша безнең илләрне якынайтырга, дөньяны яхшырак һәм тынычрак итәргә этәргеч бирәчәк, – диде Александр Бугаев.


Фикер өстәү