5 кыз дәрес вакытында аңнарын җуеп егылган

Йошкар-Оланың Президент каршындагы милли мәктәп-интернатында хореография дәресе вакытында 15-16 яшьлек биш кыз аңнарын җуеп егылган.

Алар ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган. Фаразлар буенча, яшүсмер кызлар ябыгу өчен махсус диета тотканнар.

Ә Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, әлеге хәл туклануга да, бүлмәдә һава җитмәүгә дә бәйле түгел. Шулай ук йогышлы инфекция булуны да инкарь итәләр.

Төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы кызлар организмында наркотик, исерткеч эчемлекләр һәм дарулар табылмавын раслаган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү