1 сентябрьдән Татарстанда 90 укучы һәм 163 педагог коронавирус йоктырган

Уку елы башыннан Татарстанда коронавирус белән 87 студент, 90 укучы һәм 163 укытучы авыруы ачыкланган, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Беренче сентябрьдән 90 укучы, 87 студент, 163 педагог авырган. Гомуми сан — 340. Әлегә бу чирек башыннан бер генә яңа очрак та ачыкланмаган», — дип билгеләп үтте спикер.

ОРВИ симптомнары һәм температура югары булу сәбәпле, узган тәүлек эчендә 58 бала мәктәпкә кертмәгәннәр. 1 сентябрьдән өйгә яки поликлиникага барлыгы 10 904 укучы озатылган.


Фикер өстәү