90 яшьлек әбине «кызык» иткәннәр: бүләк урынына открытка биреп киткәннәр

Интернет, социаль челтәрләрне никадәр генә сүксәк тә, аларның файдалы ягы да бар. Мәсәлән, берничә көн элек Яшел Үзәндә яшәүче тыл ветеранының оныгы әбисен 90 яшьлеге белән котлап, гадәти “кәгазь кисәге” – Владимир Путинның котлау открыткасын алып килүләре турында хәбәр иткән иде.

Аның сүзләре буенча, юбилейга бер ай элек шалтыратып, әбине котларга киләчәкләре турында әйткәннәр. Бу хәбәр өлкән яшьтәге әбине бик дулкынландырган, чөнки ул чын котлау көткән.
– Әби ай буе йокламады. Кичә исә кунакларны иртәдән бирле көтте. Бер хатын-кыз кереп, әбигә Путинның һәм район башлыгының котлау открыткасын бирде. Соңыннан конвертны ачып караган әбинең йөзен күрсәгез иде сез! Без аны озак кына тынычландыра алмадык. Бүләгегез кайда? Бу кәгазьне бит сез почта әрҗәсенә генә дә салып калдыра ала идегез. Администрациянең кечкенә генә букет алырлык та акчасы юкмыни? Өлкәннәргә бит сөенеч өчен күп кирәкми. Бу хатын ни өчен килде соң?! – дип язды әбинең оныгы Инстаграмдагы бер пабликка.
Бүген исә 90 яшьлек юбилярны район башлыгы Михиал Афанасьев үзе килеп котлаган. Бу юлы инде чәчәк бәйләме һәм бүләкләр белән килгән. Шулай ук аның белән бергә Горький исемендәге заводтан да килгәннәр. Анда әби 25 ел эшләгән булган. Бу очрашудан әби бик канәгать калган, хәтта күз яшьләрен тыя алмаган.

Фото: kazanfirst.ru


90 яшьлек әбине «кызык» иткәннәр: бүләк урынына открытка биреп киткәннәр” язмасына фикерләр

  1. Исәнмесез,хәерле көн.Уйлаганнардыр 90 яшьлек әбигә акча нәрсәгә кирәк,үземә кирәге чыгар дигәннәрдер.Ул яшькә җиткән кешеләр иң бәхетле кешеләр аларны чын күңелдән котларга кирәк.Безнең буын 70 кә дә җитәлми.Алар нуҗаны да күргәннәр,черек бәрәңге белән кычыткан ашаганнар,шуңа күрә алар яшәделәр.Безнең гомерләрне түрәләр кыскартты,үзләренә саф һава аз кала.

Фикер өстәү