Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан үлүчеләр статистикасына ачыклык кертте

Татарстанда коронавирустан вафат булучыларның 54 проценты – ир-атлар, 46 проценты – хатын-кызлар. Шул ук вакытта республикада ковидтан гүр иясе булучыларның 40 процент чамасы – 70 яшьтән өлкәнрәкләр. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

– Без бу хакта инде бер ел элек тә сөйләгән идек: кызганычка, коронавирус өлкән яшьтәгеләрне бигрәк тә аямый, – диде министр урынбасары. Шул ук вакытта ул CОVID-19  инфекциясеннән үлүчеләр арасында 3,2 процентының 40тан яшьрәкләр булуын искәртте.

– 54 процент – ирләрне, 46 процент – хатын-кызларны җуйдык. Аерма бар, әмма күп түгел, диде Владимир Жаворонков.

Министр урынбасары Татарстанда яшәүчеләрне  өлкән яшьтәгеләргә һәм үзләренең сәламәтлегенә саграк мөнәсәбәттә булырга өндәде.


Фикер өстәү