Бик тәмле уха пешерү ЫСУЛЫ

Нурисә Габдуллинадан уха пешерү рецепты

Кирәк:
✅ сөмбаш (семга) балыгы сырты (4-5 кешелек гаилә өчен бер балыкныкы җитә)
✅ 2 баш суган
✅ 1 кызыл татлы борыч (катырылган да ярый)
✅ 1 помидор (катырылган да ярый)
✅ берничә бәрәңге
✅ 1 аш кашыгы тары (башка ярма да ярый)
✅ 10 данә борыч
✅ 2-3 лавр яфрагы
✅ тәменчә тоз

Әзерләү:

1. Кайнап чыккан суга ярым боҗра формасында турылган суган, лавр яфрагы, 10 данә борыч салырга;
2. 5 минут тирәсе кайнагач, озынча итеп туралган татлы борыч белән помидор өстәргә;
3. Кайнап чыгып 5 минут үтүгә, юылган балык, чамалап кына тоз салыгыз;
4. Пешкән балыкны зур тәлинкәгә алып куярга, ул суынган арада берничә бәрәңге әрчеп, саламлап турарга һәм шулпага салырга, шунда бер аш кашыгы тары өстәргә;
5. Балыкны сөяк-кылчыкларыннан аерырга һәм бәрәңге белән ярма пешеп чыккач, шулпага салырга;
6. Йомырка да өстәргә мөмкин.
Ашыгыз тәмле булсын!


Фикер өстәү