Россиядә билетлар белән алдау схемалары барлыкка килгән

Илләр һәм туристик юнәлеш чикләрен ачу билетлар белән караклык үсүенә китерәчәк.

Гамәлдә булмаган юнәлешләргә билетлар сату 2021 елда иң популяр мошенниклык схемасы булырга мөмкин, дип саный Россия Банкының мәгълүмати куркынычсызлык департаменты директорының беренче урынбасары Артем Сычев.

Сәяхәтчеләрне «Прайм» агентлыгы кисәтүенчә, җинаятьчеләр авиакомпанияләрнең рәсми битләре күчерелмәсе сайтларын төзи башлаячак. Моңа шулай ук нинди дә булса ачык юнәлешкә көчәйтелгән реклама этәрергә мөмкин.

Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының кунакчыллык, туризм һәм спорт индустриясе кафедрасы доценты Роман Гәрәев шуңа бәйле рәвештә, билетларны броньлау өчен сайтны сайлап алуга бик игътибарлы һәм җитди карарга тәкъдим итте.

«Шуңа күрә, максималь түбән бәядән авиабилетлар тәкъдим итә торган шикле сайт ачыкланганда, туристка, барыннан да элек, тикшерелгән онлайн-мәйданчыкларда шундый ук рейсларга билетларның күпме торуын тикшерергә кирәк», — дип аңлатты ул.

Белгечләр шулай ук туристлар өчен керү чикләре өлешчә генә ачылган яки бөтенләй ачылмаган илләргә билетлар сату белән караклыкларның артуын фаразлый.


Фикер өстәү