Табиблар ковид аркасында психик тайпылышлар пандемиясе турында кисәтә

Һиндстанда коронавирус аркасында психик сәламәтлек проблемаларына зарланган пациентларның саны арту турында белдергәннәр.

РИА Новости Үзәк психиатрия институты директоры Басудеб Даска сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Һиндстан ачыкланган Covid-19 очраклары саны буенча дөньяда икенче урында тора. Соңгы мәгълүматларга караганда, илдә авыруның 10,9 млн очрагы теркәлгән.

«Әлегә без яңа коронавирус очракларын арттырмаска омтылабыз, без бу психик сәламәтлеккә йогынты ясый торган яңа пандемиягә каршы торырга әзер булырга тиеш. Мондый очракларны дәвалау киләсе берничә ел дәвамында вакцинация тәмамланганнан соң да дәвам итәргә мөмкин», — диде The Hindu басмасына Басудеб Дас.

Аның сүзләренә караганда, депрессия, курку, дуслары һәм туганнары үлеме аркасында психологик җәрәхәт кебек симптомнар ун пациентның икесендә күзәтелә.

Шуңа бәйле рәвештә Үзәк психиатрия институты, Психик сәламәтлек һәм неврология институты һәм Һиндстанның психик сәламәтлек төбәк институты табибларны, шәфкать туташларын һәм социаль хезмәткәрләрне әзерли башлаган.


Фикер өстәү