Коронавирус пандемиясенең кайчан бетәчәген әйткәннәр

Коронавирус пандемиясе киләсе елның башында бетәчәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәк бюросы башлыгы Ханс Клюге шундый фараз белән чыккан, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

“Иң куркынычы артта калды. Хәзер без бу вирус турында 2020 елдагыга, әле тарала гына башлаган вакыттагыга караганда, чагыштыргысыз күбрәк беләбез”. – дигән ул.
Клюге басым ясап әйткәнчә, вирус кешелек дөньясын ташлап китмәячәк анысы, әмма фаразланган вакытка чикләүләр инде кирәк булмый башлаячак.
Февраль урталарында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйновичның, кешеләр сакланмаган очракта, коронавирусның өченче дулкыны да китереп бәрергә мөмкин, дип белдерүен искә төшерик. Аның әйтүенчә, дөньяның барлык почмакларында чирләүчеләр саны эпидемия чигеннән ким булып, коронавирус сәламәтлек саклау өлкәсенә авыр йөк булып төшүдән туктаган очракта гына пандемиянең төгәлләнүе турында сөйләргә мөмкин.


Фикер өстәү