Татарстан районнарының берсендә вакцинацияләнгән кешегә ял көннәре бирәчәкләр

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир барышында вакцинациядән соң кайбер пациентларның бер-ике көн дәвамында температуралары күтәрелүе турында хәбәр итте.

— Без күп кенә оешмаларда һәм учреждениеләрдә, шул исәптән мәгариф идарәсендә дә, өстәмә ике ял көне бирәбез дигән карар кабул иттек. Организм вакцинациядән соң мөмкин булган көчсезләнү чорын имин һәм авыртусыз үтсен өчен кирәк бу ял көннәре, — дип хәбәр итте ул.

Әлмәт башлыгына шунда ук шәхси оешмаларда эшләүчеләргә нишләргә дигән сораулар килә башлады.

— Шәхси оешма җитәкчесе булсагыз, бу карарны кабул итү-итмәү сезнең хокукыгыз. Күпләр бу карарны куллана башлыды инде. Мин барлык шәхси оешма җитәкчеләрен үз хезмәткәрләренә кайгыртучанлык белән карарга сорыйм, — дип мөрәҗәгать итте Тимур Нагуманов. — Хезмәткәрләр бер-ике көн эштә булмаса, сезгә дә яхшырак. Димәк, аннары авырмыйчаклар. Ә бүтән очракта сез аларны берничә атна, айлар яки озаграк вакытка югалта аласыз.


Фикер өстәү