Мин әтине өйрәтәм: «Татарстан» телерадиокомпаниясенең татар теленә багышланган юмористик радиосериал башлады

«Татарстан» телерадиокомпаниясенең татар теленә багышланган юмористик радиосериалы әнә шулай дип атала. Тапшыру авторы Нәсим Акмал әйтүенчә, алар бу тапшыру белән яшьләр татарча белми дигән карашка каршы чыга. Сериалда нинди алымнар кулланыла, аны кайдан тыңлап була, гомумән, радионың нинди яңалыклары бар? Без әнә шуларны белештек.

Радио – кесәдә
«Татарстан» телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов, хәзер радио халыкка тагын да якынайды, дип белдерә. Чыннан да, радионы тыңлар өчен яныңда телефон булу да җитә:
– Пандемия вакытында «Татарстан авазы» онлайн радиосын эшләтеп җибәргән идек. Тәүлек әйләнәсе эшләгән радиода концертлар, спектакльләр, «Пар канатлар» тапшыруы язмалары, гомумән, «Татарстан» радиосы архивындагы тапшыруларны тыңлап була. Бүгенгә безнең биш меңнән артык тыңлаучыбыз бар. Азмы бу, күпме – билгеле, төрлечә җавап бирергә була. Ләкин бу – йөз процент безне тыңлый торган аудитория. Акрынлап популярлаштыру эшен алып барабыз. Бу – тыңлаучы белән турыдан-туры эшләү дә, эчтәлекне кайгырту да. Эчтәлек дигәннән. Элек халык радиоспектакльләрне, проза әсәрләре буенча радиопостановкаларны яратып тыңлый иде. Бу эш туксанынчы елларда тукталып калды. Быел исә, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, 20 еллык тәнәфестән соң радиосериал эшли башладык. Аның беренче сериясе әзер, җәмгысы 24 серия булыр дип планлаштырабыз. Ул «Мин әтине өйрәтәм» дип атала. Анда Камал театры артистлары Дания Нурлы, Хәлим Җәләй, Алинә Мөдәрисова һәм радио хезмәткәрләре катнаша. Тапшыруның авторы – Нәсим Акмал. Һәрбер серия – үзе бер дәрес. Ул уен, диалог формасында бара. Әлеге тапшыруларны, әйткәнемчә, «Татарстан» радиосында һәм «Татарстан авазы» онлайн радиосында тыңлап булачак.

Эшли башлаганнан бирле шулай
Тапшыруның авторы, журналист Нәсим Акмал тапшыру белән җәмгыятьтәге кайбер карашларны юкка чыгарырга тели:
– «Татарстан» радиосы элек-электән радиоспектакльләр җитештереп килде. Ул 1927 елдан, радио эшли башлаганнан бирле шулай булган. Гасырлар алмашынган вакытта бу матур гадәт бераз юкка чыгып торды. 20 еллык тәнәфестән соң без бәләкәй форматлы радиосериал башлап җибәрәбез.
Без үзебездән нинди өлеш кертә алабыз? Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителгәч, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оешкач, без үзебезгә әнә шул сорауны бирдек. Һәм шушы фикергә килдек. «Татарстан» радиосында дистә еллар буе формалашкан саф татар теленә өйрәтү мәктәбе бар. Монда килгән яшьләр дә шушы мәктәп аша үтә. Ә нигә бу мәктәпне үзебезнең эчебездә генә саклап ятабыз соң әле, аны халыкка, киң мәйданга чыгарырга кирәк, дигән фикергә килдек тә спектакльләр сериясе эшләргә булдык. Аның формасы нинди булырга тиеш? Дидактик формада булса, тыңлаучы аз булыр иде. Чөнки заманы башка. Шуңа юмористик формада әзерләргә булдык. Шаярып, уйнаган булып, татар теле сабакларын бирә башладык.
Туган телләр елы дигәннән, без «Яшьлек сәхнәсе» дигән тапшыру да эшли башладык. Театр – туган телне саклап калудагы иң төп факторларның берсе. Шуңа күрә без бу мәсьәләгә дә игътибар итәргә булдык. Без, әлбәттә, элеккеге вакытларда язылган спектакльләрне бүгенге заманга яраклаштырып биреп барабыз. Бу эшне мәрхүм Рөстәм Акъегет башлап җибәргән иде, хәзер Раил Садри алып бара. Аның яңа тапшыруы да театрга килгән яшьләргә багышлана.
Малай әтине өйрәтә… Бер уйлаганда, бу йомырка тавыкны өйрәткән шикелле килеп чыга. Монда алай түгел ул. Безнең герой – 6 нчы сыйныф укучысы, бик максималист вакыты. Бөтен нәрсәнең төгәл булуын тели. Әтисенә дә гимназиядә белем алучы улының, әти, син дөрес әйтмисең, дип бәйләнеп йөрүе бик ошый. Чөнки ул бала чагында ала алмаган белемен үзенең баласыннан ала. Ачуны китерә торган бер күренеш турында әйтим әле. Әгәр татар теле турында сүз чыкса, нишләптер, түбәтәйле бабай, ак яулыклы әбине күз алдына китерәләр. Әби-бабай – татарча, аларның уллары урысча сөйләшә. Безнең күзаллау шундый. Бу сериал белән әнә шул карашны юкка чыгарасыбыз килде. Шуңа күрә бездә татарча начар белү – искелек калдыгы дигән фикер ярылып ята. Яңа буын татарча белә! Безгә әнә шундый образ тудырырга кирәк. Димәк, татарча белмисең икән – иске карашлы кеше буласың. Татар теленә карата шундый мөнәсәбәт тудырасы иде.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү