Авыл хуҗалыгында хезмәт хакы түбән булган районнарны атады

2021 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт хакын 30 мең сумга җиткерү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Җәббаров сүзләренчә, республиканың өч районында — Әгерҗе (17 158 сум), Балык Бистәсе (19 931) һәм Кама Тамагында (19 964) хезмәт хакларын ике тапкыр арттырырга кирәк. Хәзерге вакытта әлеге күрсәткеч бу өлкәдә алдынгы булган Тукай (40 мең сумнан артык), Яшел Үзән (40 меңгә якын) һәм Мөслим (35 меңгә якын) районнарыныкыннан шактый түбән.

«Аграрийларның хезмәт хакы 12 процентка артса да, 28 170 сум уртача республика күрсәткеченнән калыша», — диде ул.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Алар бу елга куелган төп бурычлар белән танышты.

Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең көндәшлеккә сәләтен арттыру өчен продукцияне сату базарларын киңәйтергә кирәк, шул исәптән онлайн-мәйданчыкларга да игътибар итү мөһим, дип искәртте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Җәббаров узган ел нәтиҗәләре буенча агросәнәгать комплексы продукциясен экспортка чыгару 288,6 млн доллар булганлыгын һәм планлаштырылган 318,3 млн долларлык сумманың 91 процентын тәшкил иткәнлеген әйтте. Шуңа да карамастан, 2019 ел белән чагыштырганда шактый арту сизелә, ул чакта бу күрсәткеч 94 млн доллар күләмендә булган. 2021 елда министрлык 320 млн доллар күләменә җитәргә ниятли.

Татарстан җитештерүчеләре чит ил компанияләре белән туры элемтә урнаштыра, бу күрсәткечләрне гомуми күләмнән 20 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Онлайн-сәүдә өлкәсендә азык-төлек белән тәэмин итүчеләренең сату базарын киңәйтү мәсьәләсе хәл ителә. Хәзер Ozon,Wildberries, Яндекс Еда, Вкусвилл кебек мәйданчыклар белән килешкәннәр.

/Татар-информ


Фикер өстәү