Йолдызнамә | 15 – 21 март

Кучкар (21.03 – 20.04) Кайвакыт эшнең нәтиҗәсенә караганда аңа ничегрәк ирешү мөһимрәк. Ышанмыйсызмы? Атна башында үзегезгә нәкъ менә шундый хәл белән очрашырга туры киләчәк. Ә бу тормышыгызны алга җибәрүгә үзенә бер этәргеч булачак.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Көчегездән килмәгәнгә алынмагыз. Янып-көеп йөрмәгез, эшләрегезне башкалар белән дә бүлешергә өйрәнегез. Бетеренеп эшләүнең, сәламәтлеккә зыяныннан һәм коры мактау сүзләреннән кала, файдасы булмаячагын белеп торыгыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Күңелегезгә ятышлы эшләрегезнең әҗере дә әйбәт булыр.  Кемгәдер бер мәсьәләдә йөз процентка хаклы икәнлегегезне аңлатырга тырышып, көчегезне юкка әрәм итмәгез: барыбер аңламаячак. Дөресрәге, сездән көнләшү сәбәпле, аңламаганга сабыша гына ул…

Кысла (22.06 – 22.07) Үзегезне бер нәрсәгә дә өлгерә алмаган кебек хис итәрсез. Өлешчә, чыннан да, шулай. Таркаулык бераз комачаулый.  Кирәкмәсрәк эшләрегезне читкә куеп, иң мөһимнәренә генә алыныгыз әле. Юкса барысына да берьюлы тотынып, эшкә күмелеп барасыз бугай.

Арыслан (23.07 – 23.08) Уңай үзгәрешләр көтегез. Ә сез аларга, чынлап та, лаек. Атна ахырында бердәнберегез белән үзара мөнәсәбәтләрдә борылыш булып алырга мөмкин. Куркасы юк, тормышка этәргеч бирердәй уңай борылыш!

Кыз (24.08 – 22.09) Нәтиҗәле, бәрәкәтле чор.  Хәер, өйдә бер нәрсәгә дә өлгерә алмассыз анысы. Аның каравы, эштә барысына да җитешерсез! Әлбәттә инде, әҗерен дә мулдан алырсыз.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Күптәннән бер яңа эш башлап җибәрергә ниятләп йөрешме? Моның өчен иң җайлы чор хәзер. Искиткеч шәп шартлар, эшлекле элемтәләр корып җибәрү өчен дәрәҗәле кешеләр пәйда булыр. Кыскасы, мул тормышка аяк атлау чоры…

Чаян (24.10 – 22.11) Һәй, булмастыр инде, бик озакка сузылды, дип өметләрегез сүнеп барган бер мәлдә, зарыгып көтелгән акча-макча кулыгызга килеп керәчәк. Бу үзегезгә гүя яңа сулыш өреп җибәргәндәй тәэсир итәчәк. Кәефегезнең күтәрелүен эшегездә дә сизеп алачаклар һәм балкып йөри башлавыгыздан кайберәүләр көнләшеп тә куячак.

Укчы (23.11 – 21.12) Эшләрегез үзегез теләгәнчә бармыймы? Борчылмагыз әле юкка. Озакламый бу хәлнең яхшыга гына икәнен аңлап, сөенеп туя алмаячаксыз. Атна ахырында икенең берсен сайлап алырга туры киләчәк. Эчке сиземләвегез монысын да әйбәт кенә хәл кылуга ярдәм итәчәк.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу көннәрдә кемнәр беләндер сүзгә керә калсагыз, тиз генә татуланышу җаен карарга тырышыгыз. Озакка сузылган ызгыш-үпкәләш абруегызга сугарга мөмкин чөнки. Эштә алдыгызга бик катлаулы бурыч куярга мөмкиннәр. Шикләнеп калмагыз, булдырып чыгарсыз.

Сукояр (21.01 – 19.02) Күңел үсмәү һәм дулкынлану – хәзер менә шушы ике әйбер үзегезне уңайсыз хәлдә калдырырга мөмкин.  Шуңа күрә ничек тә күңел тынычлыгы табыгыз. Кунакка чакыралар икән – баш тартмагыз. Күңелле генә түгел, файдалы да булачак.

Балык  (20.02 – 20.03) Чыгымнарны киметү әйбәтрәк – билне кысыбрак буарга вакыт кебек. Хәер, бу чор озакка сузылмаячак: бик тиздән офыкта яңа керем чыганаклары пәйда булачак. Күңелегез бераз сүрелүгә карамастан, максатыгызга таба алга баруны дәвам итегез. Тырышлык һәм ныклыгыгыз, һичшиксез, бик мулдан бәяләнәчәк.


Фикер өстәү