Казанда ир-ат исерек хәлдә таксистка һөҗүм иткән

Бүген төнлә Казанның Четаев урамындагы торак йорт ишегалдында берничә егет такси шоферына һөҗүм иткән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, таксист егетләрне илтүдән баш тарткан, чөнки алар исерек булган. Егетләрнең берсе, моңа җавап итеп газ баллоны чыгарган һәм таксистның битенә сиптергән. Шуннан соң җинаятьчеләр качып киткән.

Полицейскийлар хулиганнарның шәхесен ачыклаган һәм аларның эзенә төшкән. Хәзер полиция бүлегендә әлеге фактны тикшерәләр.


Фикер өстәү