Төлке дип хатын-кызны аткан авыл җирлеге башлыгы эше татулашу белән тәмамланган

Кайбыч районы суды авыл җирлеге башлыгы эшенә нокта куйды. Ул төлке дип хатын-кызны атып үтергән иде.

Эш якларның татулашуына бәйле рәвештә туктатылган.

Узган елның декабрь башында авыл җирлеге башлыгы авыл халкы соравы буенча төлкегә тозак корган. Ау вакытында Фидаил Нигъмәтҗанов бер хатынны очраклы рәвештә атып үтергән.

Ир-ат «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча гаепләнә. Моннан тыш, аның мылтыгын конфискацияләгәннәр һәм торак пунктта аткан өчен 40 мең сумга штраф язганнар.

Тикшерү вакытында һәлак булучының туганнары гаепләнүче өчен иң кырыс җәза таләп иткән, әмма узган утырышта кинәт үз фикерләрен үзгәрткәннәр һәм татулашырга тәкъдим иткәннәр.

Билгеле булганча, Фидаил Нигъмәтҗанов һәлак булучының гаиләсенә мораль компенсация буларак кимендә миллион сум түләргә вәгъдә иткән.


Фикер өстәү