Чулпан Йосыпова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты

Чулпан Йосыпова инстаграмда шатлыгы белән уртаклашты. Аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән.

Чулпан Әүхәт кызына Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелүе турындагы карар күптән имзаланган булган. Карантинда утырулар, аннары бәби көтүе сәбәпле, аны тапшырмаган булганнар. Ә менә бүген бүләк иясенә тапшырылган.

– Пермь ягы Барда районы Танып дигән кечкенә генә авылдан чыккан кызны шулай зурлап бәяләгәннәре өчен Татарстан Республикасы хөкүмәтенә, минем яраткан тамашачыма зур рәхмәт. Шулай ук әти-әниемә, гаиләмә рәхмәтлемен, — дигән җырчы.


Фикер өстәү