Табиб: «Авыруны симптомсыз гына үткәргән бәхетле кешеләрдә антитәнчекләр күрсәткече бик югары була ала»

Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казандагы беренче Балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус ЛОТФУЛЛИН коронавирус һәм балалар сәламәтлеге, шулай ук вакцина турында сөйләштек.

– Илдус Җәүдәтович, коронавирусны баштарак җиңел кичергән балаларда хәзер төрле өзлегүләр күзәтелә. Вирус яшәрә дигән сүзме бу?

Билгеле булганча, бер үк инфекция төрле кешедә төрлечә үтә ала. Һәр инфекция кебек үк, коронавирус кешенең индивидуаль сәламәтлегенә, иммунитетының ничек эшләвенә карый. Балалардагы коронавирус вакыт узу белән ничектер зәһәрләнде дип әйтә алмыйм. Пандемиянең башында ук бу авыруның кайбер балаларда бик җиңел, ә кайберләрендә катлаулы узуын билгеләп үттек, бу һаман да шулай. Интернетта, телевидениедә вакыт-вакыт «вирусның яңа, тагын да куркыныч формасы килеп чыкты» дигән «хайп» хәбәрләр булуга карамастан, авыруның ничектер чынлап үзгәрүен без әлегә күзәтмибез. Дөрес, вирусның генетикасы үзгәрә, бу – даими, туктаусыз дәвам итә торган процесс. Бөтен вирусларга да хас ул. Көньяк Африкада, Бразилиядә, Бөекбританиядә вирусның яңа төрләре килеп чыкты, ләкин бу вирусның патогенлыгын, зәһәрлеген көчәйтте дигәнне аңлатмый, бу факт исбатланмаган. Коронавирус тирәсендә юк-бардан тавыш күтәрү күп булды ич инде. Хәбәрләргә сак карарга кирәк.

– Яңа туган сабыйларда коронавирус булуы мөмкинме? Йөкле ханымнар да бу вирусны күбрәк йоктыра дип тә ишеткән идем.

Мөмкин, әлбәттә, безнең госпитальдә коронавирус эләктергән яңа туган сабыйлар берничә дистә булды. Яңа туган балаларда коронавирус зәһәррәк, начар үтә дип әйтеп булмый, бүгенге көндә тупланган тәҗрибә моны күрсәтми. Чирне авыр кичергән берничә яңа туган бала булды, тик алар сәламәтлекләре начар балалар иде. Әлбәттә, һәр очрак индивидуаль, ләкин сәламәт булып, вакытында туган яшь бала өчен коронавирусны ниндидер артык куркыныч дип булмый. Авырлы вакытта коронавирус эләктерү бала сәламәтлегенә зыян китерә ала. Белгәнебезчә, йөкле чакта яралгыга (эмбрион) һәр инфекция зыян китерә.

– Илдус Җәүдәтович, коронавирустан вакцинаны 18 яшькәчә кадарга ярамый дип беләм. Үзеңне саклау өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Россиядә җитештерелә торган вакциналар 18 яшьтән олырак кешеләргә генә ясала. Чит ил вакциналары 16 яшьтән өлкәннәргә яраклы. Март аенда Америкада ясала торган Pfizer һәм Moderna РНК-вакциналары 12 яшьтән олыраклар өчен сынала башлады. 2021 елның көзенә таба бу вакциналарның балалар өчен яраклымы-юкмы икәнен әйтеп булачак. Үз-үзеңне саклау кагыйдәләре үзгәрмәде: социаль дистанция, кул гигиенасы, битлек кию, чирле кешедән читләшү.

– Сез дә вакцина кадаткансыз икән.

Әйе, кадаттым, декабрь башында ук. Казанда вакцина барлыкка килү белән ясаттым. Гомумән алганда сәламәт булсам да, ковид госпиталендә эшләгәч, чир куркынычы янаган кешеләр төркеменә керәм бит. Шуңа озакка сузмадым. 2020 ел башыннан госпитальдә эшләсәм дә, чир миңа иярмәде. Вакцина ясатканда, канымда антитәнчекләр юк иде. Моңарчы тулысынча сау-сәламәт кешедә дә коронавирусның авыр формасын күп мәртәбә күрергә туры килде. Шуңа да: «Мин яшь әле, сәламәт, авырсам да, каты авырмам», – дип тормадым. Вирусологлар XXI гасырны «яңа инфекцияләр гасыры» дип саный. Коронавирус – вирусларның соңгысы түгел әле. Вакциналарны киләчәктә дә ясатырга кирәк булачак. Моңа әзер торыйк.

– Бер ананың зарын сезгә ирештерәсе килә. Баласы, авырып китеп, хастаханәгә эләккәч, антитәнчекләргә анализ тапшырган. Андагы антитәнчекләр коронавирусның авыр формасын кичергән кешедәге кебек үк күләмдә булып чыккан. Бу бала чирне симптомсыз кичергән булып чыгамы инде?

– Авыруны симптомсыз гына үткәргән бәхетле кешеләрдә антитәнчекләр күрсәткече бик югары була ала, бу ниндидер аномалия түгел. Антитәнчекләр күләменнән куркырга кирәкми. Иммунтет системасы –  бик катлаулы суперкомпьютер ул. Чын кибернетик система! Аның ничек эшләвен болай примитив иттереп кенә аңлатып булмый.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү