Йолдызнамә | 26 апрель – 2 май

Кучкар (21.03 – 20.04) Ниһаять, сезнең урамда да бәйрәм! Дәрәҗәлерәк вазыйфага күтәрелү, эшләрегездә кеше көнләштерерлек уңышларга ирешү, әйбәт кенә табыш алу мөмкинлеге гаять зур. Мая туплый башлау, файдалы элемтәләр кору өчен дә менә дигән вакыт.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Кызганыч, өметләнгән акча кесәгезгә керми калачак. Аның каравы тормышның калган барлык өлкәләрендә уңыш бик киң итеп елмаячак. Якыннарыгыз белән аралашканда игътибарлы булыгыз: көтелмәгән җирдән кара тавыш кубарга мөмкин.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) «Пар» чыгарып алырга кирәк булуын сизеп алырсыз. Ләкин якыннарыгыздан читтәрәк! Шуннан соң тынычланып калырсыз һәм инде рәхәтләнеп яңа планнар белән янып йөри башларсыз. Атна ахырында шәп кенә керем булыр. Ә ялгызлар парларын табар.

Кысла (22.06 – 22.07) Белеп торыгыз: хәләлегез үзегезгә тикшерү оештырырга мөмкин. Нинди тикшерү – анысы сер… Башкалары өчен кайгырып утырырга кирәкми. Барлык вак-төяк максатларыгыз, тылсымлы таяк белән селтәнүгә буйсынган кебек, бик җиңел генә тормышка ашачак.

Арыслан (23.07 – 23.08) Ниһаять, туарылып китәргә мөмкинсез: эшләр эшләнгән, мәсьәләләр чишелгән! Шулай икән, бу чорны дөнья мәшәкатьләре белән баш катырмыйча гына, үзегезгә ничек җайлы, шулай уздырыгыз. Атна ахырында күңелегезне рәхәт кенә кытыклап алырдай яңалыклар ишетерсез.

Кыз (24.08 – 22.09) Эчке сиземләвегез, һай, ярдәм итмәс төсле. Шуңа бәхәсле мәсьәләләр буенча тормыш тәҗрибәсе туплаган, күп белүче кешеләр белән киңәшләшегез. Күчемсез милеккә кагылышлы шәп кенә хәбәрләр ишетерсез. Кемнәрнедер сәяхәткә чыгу мөмкинлеге сөендерер.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Хәтәр генә «давыл» булып алганнан соң, гаиләгездә, ниһаять, моңарчы күрелмәгән татулык-тынычлык урнашачак. Бу эшегездә дә уңай яктан чагылыш табачак. Апрельнең соңгы көннәрендә аеруча шәп бер уңышка ирешеп, кемнәрнеңдер борыннарына чиертәчәксез.

Чаян (24.10 – 22.11) Бу атнада тырышып-тырмашып үз фикерегезне якларга туры килер. Бер генә түгел, берничә тапкыр. Ныграк торыгыз, тирәгездәгеләр тәнкыйтен ишетмәмешкә, күрмәмешкә тырышыгыз. Шулай икән, үзегезнекен раслый алуга шик юк.

Укчы (23.11 – 21.12) Үзегездә таулар күчерердәй көч сизәчәксез. Форсаттан файдаланып, барлык мөһим мәсьәләләрне хәл итеп куярга тырышачаксыз. Моңа ирешәчәксез дә! Ләкин сәламәтлек турында да онытмагыз: медицина тикшеренүләре узу өчен уңайлы чор.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) 28 апрельдән 2 майга кадәрге чорда үзегезне бик әйбәт сюрприз көтә. Нәтиҗәсе күбрәк булсын өчен бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышыгыз. Яңа үрләр яулау өчен көч тупларга кирәк.

Сукояр (21.01 – 19.02) Кая барырга белмичә, юл чатында аптырап калырсыз шикелле. Калсагыз калырсыз, әмма кызу баштан бернинди карарга килмәгез. Акча чыгымыннан алып хисләрне белдерүгә кадәр – һәр нәрсәдә урталыкны тотыгыз. Эштә дә чиктән тыш төгәл, пөхтә булыгыз. Җитәкчегез сезне күзәтеп тора…

Балык (20.02 – 20.03) Юанаеп китүчеләргә диетага утыру өчен әйбәт чор. Артык килограммнар, күзгә күренеп, бик тиз генә юкка чыгачак. Сәбәбе булса да, төшенкелеккә бирешмәгез. Бик тиздән барысы да үз көенә кайтып, тынычланып яши башлаячаксыз.


Фикер өстәү