Каймакта маринадланган тавык шашлыгы пешерү ЫСУЛЫ

Шашлыкта тавык итенең чын тәмен саклап каласыгыз килсә, аны каймакка салып маринадлаудан да яхшысы юк.

Кирәк булачак: 2 кило тавык ите, 3 аш кашыгы 20 процентлы каймак, ике теш сарымсак, бер бәйләм петрушка яки укроп, тәменә карап, тоз һәм төелгән кара борыч.

Итне юып саркытабыз. Сарымсакны, чистартып, юка гына телемнәргә турыйбыз яки угыч аша чыгарабыз. Яшел тәмләткечне ваклап турыйбыз.  Каймакка сарымсак, яшел тәмләткеч, тоз һәм борыч салып, яхшылап болгатабыз. Тавыкның һәр кисәген аерым-аерым шушы катнашма белән ышкып, 30–60 минут тотабыз. Грильгә, рәшәткә яки барбекюга урнаштырып кыздырабыз.

Бер нечкәлеге бар! Маринад тозлырак булырга тиеш. Шулай иткәндә, ит тозны үзенә кирәгенчә генә сеңдереп, бик тәмле килеп чыгачак.


Фикер өстәү