Кукмарада эт-бүреләр малларга ташлана?

Кукмара районындагы Ядегәр авылында малларга бүреләр ташлана дигән хәбәр килеп иреште. Ачыклык кертү өчен, авыл
халкы белән сөйләшеп алдык.

Шушы авылдан бер укучыбыз әйтүенчә, бу хәл дөреслеккә туры килә.

— Кызганыч, шулайрак шул. Ләкин чып-чын ук бүре түгел, эт белән бүредән туган нәрсә дип әйтәләр аны. Үзем дә ишетеп кенә беләм, — диде ул.

Ядегәр авылыннан Райнур Әсхәдуллин да хәбәрнең дөреслеген раслады. Фотоларын да ул җибәрде.

— Эт үк түгел, бүре дә түгел. Ниндидер катнаш җәнлек бугай ул. Күптәннән түгел генә булган хәл бу. Моңа кадәр андый очраклар булганы юк иде, — дип сөйләде ул. — Безнең маллар түгел бу. Бер генә хуҗалыкка зыян килде. Сарыкларны җәрәхәтләп өлгергәнәр, талаганнар. Алар куркып суга төшкән. Шунда үлгәннәр дә. Бу җәнлек юк инде хәзер, — диде ул.


Фикер өстәү