Путин 6 яшьтән өлкәнрәк балалары булган гаиләләргә 10 мең сум түләргә кушкан

Владимир Путин Хөкүмәткә август аенда 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ун мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне тәэмин итәргә кушты. Бу хакта Кремль сайтында бастырылган Федераль Собраниегә юллама нәтиҗәләре буенча поручениедә әйтелә.

Шул ук вакытта мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп укучылары өчен түләүнең аерым тәртибен тәэмин итәргә кирәк. Хөкүмәт башкарылган эшләр турында 1 сентябрьгә кадәр хисап тотарга тиеш.


Фикер өстәү