Инсульт якынаюны кисәткән  6 билгене  атаганнар

Британиянең British Heart Foundation  оешмасы белгечләре кандагы “зарарлы” холестерин микъдары зур булу аркасында инсульт килеп чыгуны күрсәтүче билгеләрне санап үткән.

Белгечләр әйтүенчә, холестерин микъдары зур булганда, башка кан килми башлый һәм бу хәл инсульт белән янарга мөмкин. Холестерин шулай ук кан тамырларын томаганлыктан, йөрәккә кислород һәм туклыклы матдәләр килеп җитми һәм бу йөрәк өянәгенә китерә.

Медиклар фикеренчә, артерияләрнең тыгылуы сәбәпле, күкрәк читлегендә яки аяк-кулларда авырту барлыкка килү инсульт билгеләре булып торырга мөмкин. Канның баш миенә килеп җитмәве сәбәпле, аң томалана, хәлсезлек, алҗыганлык барлыкка килә, сулыш алу авырая.

Табиблар кисәткәнчә, начар гадәтләр (тәмәке тарту, аз хәрәкәтләнү, симерү, майлы ризыкларны күп куллану) кандагы “начар” холестерин микъдарын арттыра. Профилактика максатында күбрәк җиләк-җимеш ашарга, майлы, баллы ризыклар куллануны чикләргә киңәш ителә.


Фикер өстәү