Бүген Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Республикада аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндез 30-35, төнлә 17-22 градус җылы булачак.
14 һәм 15 майда Казанда 120 ел элеккеге температура рекорды куелган иде.