Галим Венер Усманов: «Таш язмаларда  татарча  язулар  еш очрый»

Төбәк тарихын өйрәнергә теләүчеләр яки  теләсә кем зираттагы борынгы таш язуларны фотога төшереп  җибәрә  икән, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре аларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган Башкортстанда яшәүче татарлар мирасы хакындагы хезмәтләргә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Институттагы Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең фәнни хезмәткәре Венер Усманов  таш язмалар, аларның ничек сакланып калуы турында сөйләде.

– Мин – белгечлегем буенча сәнгать белгече, гарәп теле нечкәлекләре авыррак мәсьәлә. Татар таш язмалары XIII гасырдан сакланып калган. Әйтик, Алтын Урда чорыннан – 600, Казан ханлыгы чорыннан – 300, XVII гасырга кадәрге 100дән артык, барлыгы 1000гә якын таш язма сакланган. Мәңгелек бернәрсә дә юк. Бездә   известняк кулланылган, алар елдан-ел һава торышына бәйле рәвештә җимерелгән. Менә шулар җыелып, өйрәнелә. Анда Коръән аятьләре, хәдис, фарсыча, татарча шигырь үрнәкләре язылган. Таш язмаларда  татарча  язулар да еш очрый.  Бу – аерым татар традициясенең генә түгел, барлык мөселман традициясенең аерылгысыз бер өлеше. Шуңа күрә аны ислам мәдәниятенең бер өлеше дип кабул итәргә кирәк. Стәрлетамакта Октябрь революциясенә кадәр татар мәдрәсәләре эшләп килгән. Шуңа күрә таш язмалар күпчелек татарча язылган.  Шулай ук башкортча, казахча язылган язулар да очрый. Әби-бабайлар каберләре кайда – шунда безнең ватаныбыз. Таш язмаларны өйрәнүгә зур игътибар бирәбез, – диде  Башкорстанда  таш язмаларны өйрәнгән галим.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү