Аномаль эсселек дәвам итә. Бүген һава температурасы, кичәге кебек, +30+35 чикләрендә тирбәлә. Республика Гидрометеорология үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дә һава температурасы шул дәрәҗәдә сакланып калачак. Төнлә дә бик җылы: +20+25 градус. Көндез кайбер районнарда аз гына яңгыр көтелә.
Җомга һәм шимбәдә дә температура үзгәрми: шул +30+35 градус. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булачак. КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтүенчә, мондый эсселек кимендә 10 көн буе торачак.