Россиядә пенсия күләмен 20 мең сумга җиткерәчәкләр

2024 елда илдә пенсиянең уртача күләме 20 мең сумнан артып китәчәк.
Хөкүмәт, профсоюлар һәм эш бирүчеләр арасында төзелгән өч яклы комиссия документларыннан күренгәнчә, 2024 елга Россиядә пенсия күләме 20 мең 388 сумга җитәчәк. Пенсия 1 гыйнвардан арта. 2022 елда – 5,9 процентка, 2023 елда – 5,6 процентка, 2024 елда – 5,5процентка.
Моңа кадәр Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Чукотка автономияле округында (27 мең 258 сум) һәм Ненец автомномияле округында (24 мең 399 сум) яшәүчеләр иң зур пенсия ала. Иң аз пенсия – Дагыстанда (12,9 мең сум), Калмыкия (13,5 мең сум) һәм Кабарты-Балкарда (12,7 мең сум).


Фикер өстәү