Коткару жилетларыннан башка балаларны суга кертмәскә тәкъдим иткәннәр

Балалар һава белән тутырылган махсус жилеттан гына суга керергә тиеш. “Иминлек өчен” иҗтимагый хәрәкәт башлыгы Дмитрий Курдесов Россия МЧС башлыгы Евгений Зиничевка шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. “Алты яшькә кадәрге балаларга, елгалар һәм башка сулыкларда булганда, йөзү өчен билгеләнгән махсус жилетлардан мәҗбүри файдалануны гамәлгә кертүегезне сорыйм”, – диелгән мөрәҗәгатьтә. Бу хакта RT яза.

Җәйге чорда сулыкларда коенганда сабыйларның һәлак булу очраклары арту Курдесовны әнә шундый мөрәҗәгать белән чыгарга мәҗбүр иткән. Аның әйтүенчә, сулыклар нәкъ менә алты яшькә кадәрге балалар өчен зур куркыныч белән яный. Сабый суга егылса, хәтта сай урыннан да йөзеп чыга алмаска мөмкин. Чөнки аның йөзү күнекмәләре юк һәм өслеккә мөстәкыйль йөзеп чыгуга көче дә җитми.
Моннан тыш, Курдесов фикеренчә, гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта, олылар да каушап кала: балаларын коткарырга маташканда, ялгышрак гамәләр кылып, үзләренең дә тормышын куркыныч астына куя.
Исегезгә төшерәбез: июнь ахырында Приморье краеның Лесозаводск шәһәреннән 8-13 яшьлек өч бала Уссури елгасында батып үлгән. Өйләреннән алар беркемгә әйтмичә чыгып киткән. Коткаручылар башта балаларның киемнәре һәм әйберләрен “Альбатрос” ял базасыннан 500 метр ераклыкта яр буенда тапкан, шуннан соң гына елгада үле гәүдәләренә тап булган.


Фикер өстәү