Балтачның баш яучысы Мәгъмүрә Хөрмәтуллина: «Оялчан, әдәпле кешеләр ялгыз кала»

Моннан дистә еллап элек, уттай урак өстендә Балтач районының ул чактагы башлыгы Марат Зарипов, буйдаклар темасын күтәреп, күпләрне шаккатырган иде. Уйлый белгән кешегә проблеманың җитдилеге шуннан да аңлашыла.

Сер түгел, башка урыннарда булган бу күренеш Балтач районы авыллары өчен дә хас шул. Ул чакта авылларда яшьләрне очраштыру, аралаштыру өчен махсус кичәләр, чаралар да оештырылды, беренче кавышкан парга вәгъдә ителгән бүләкләр дә бирелде… Нәтиҗәләре булмады түгел. Дәвамлы булса, бәлки табышу-кавышулары да күбрәк булыр иде… Кызганычка, район башлыгы «онытуга», бу идея дә онытылды.

Инде менә Балтачта кабат бу проблема хакимият югарылыгында күтәрелде. Монысында башкача – яучылык хезмәте аша хәл итәргә ниятлиләр. Баш яучы инде әзер. Үзенең «кайнап» торган энергетикасы белән район халкына яхшы таныш, сәхнәдәге рольләре, берсеннән-берсе матур шигырьләре белән үзенә гашыйк иткән Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллинага тукталулары дөрес булган, миңа калса. Карап торышка «коеп куйган» яучы ул. Бай тормыш тәҗрибәсе, тормыш турында гыйбрәтле фәлсәфәләре белән  кеше күңеленә юл таба белүе бу эшендә бик тә ярдәм итәр дип ышанасы килә. Нык, соклангыч көчле холыклы булуы да райондашларга мәгълүм: әнисен, ирен, улын бер-бер артлы югалту хәсрәтен күтәрер көч табучы да, тол калган киленен, берничә елдан, үгетләп, зурлап кияүгә бирүче дә, бүгенгәчә алар турында кайгыртып яшәүче дә ул. Кызганычка, аның язмышына дигән югалтулар моның белән генә дә бетми. Еллар үткәч, кабат бала югалту хәсрәтен күтәрергә туры килә үзенә. Йөрәктәге янган утларын шигъри утка әйләндерә белгән кеше гаилә җылысы, кадере турында, шатлыкта да, кайгыда да янәшәңдә иңен куярдай үз парың, үз ярың кирәклеге турында өмете өзелгәннәрне дә уятырлык итеп сөйли, ышандыра белә.

– Мәгъмүрә апа, яучылыкка димләгәч, каршы килдегезме? Ни дисәң дә, җаваплы эш бит.

– Юк, күңелем белән мин аңа әзер идем инде. Бу өлкәдә бераз тәҗрибәм дә бар иде. Шартлар тудырабыз, ярдәм итәбез дигәч, каршы килмәдем. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова белән бергә эшлибез. Яучыга дип аерым телефон бирделәр, ЗАГС бинасындагы бүлмәдә һәр атнада җомга көнне көндезге бердән бишкә кадәр кешеләр кабул итәм. Әле күптән эшләмибез бит, нәтиҗәләр турында сөйләшергә иртәрәк. Әмма килүчеләр, шалтыратучылар да, без димләп, очраштырган парлар да бар. Әлегә кавышучылар юк, бер күрүдән, ике сөйләшүдән генә беркем дә өйләнешми бит дип, көтәбез инде.

– Кемнәр мөрәҗәгать итә?

– Берсеннән-берсе уңган-булган, тәртипле кызлар-егетләр. Хәер, моңа аптырыйсы да түгелдер, ертлач, кыю кешеләр барыбер чарасын таба, оялчан, әдәпле, кыюсыз кешеләр, гадәттә, ялгыз кала бит. Районда андыйларның саны шактый, әле безгә бит әнә шул үзен-үзе җиңә алганнар гына килә, шалтырата. Әмма, миңа калса, яучылык – бик кирәкле эш, районда бик вакытлы оешты. Нәтиҗәсе дә без теләгәнчә, без көткәнчә булыр дип ышанасы килә.

Гөлсинә Хәбибуллна

 

 


Фикер өстәү