Татарстанда 34 градус җылы булачак

Синоптиклар август башында Татарстанга аномаль эсселек кире кайтуы турында хәбәр иткән иде.

Һаваның янә +32+37 градуска кадәр җылынуы көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, киләсе атна башында барлык Идел буе төбәкләрендә бик эссе һава урнашачак. Температура нормадан 4-6 градуска югарырак булачак. Идел буе төбәгенең кайбер урыннарында һава температурасы +37гә кадәр күтәреләчәк. Ә инде Әстерхан өлкәсендә һава температурасы бөтенләй дә +40 градуска җитәчәк, дигән Вильфанд «РИА Новости» хәбәрчесенә.

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.  Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндез 29-34  градуска кадәр җылы булачак.


Фикер өстәү