Халидә Әсәдуллинна: «Тырышлык бушка китмәде – авылда утызга якын кеше Коръәнне гарәпчә укый белә»

Бу тормышта парлылар күп. Алтын, бриллиант туйларына кадәр барып җитүчеләр дә бар, озак еллар бергә яшәүчеләр дә шактый. Әмма язмам геройлары кебек, 16–18 яшьтән бирле тормыш юлыннан гел янәшә атлаучылар бик аз. Кызыл сүзләр түгел бу.

Арча педучилищесыннан башлап бу икәү гел бергә. Укытучылыкка бергә укыйлар, гомер буе бер үк мәктәптә эшлиләр, бергә лаеклы ялга китәләр (Халидә апа иренең яше җиткәнен көтә), бер парта артына утырып, дини белем алалар, бергә хаҗ кылалар… Район үзәгенә, хастаханәгә, кибеткә, кунакка… – гел бергә йөриләр. Бары Мулланур өч ел армия хезмәтендә булганда гына аерылып торалар. «Без һаман бергә, – ди алар үзләре дә. – Бездән еш кына, гел болай бергә булу туйдырмыймы соң, дип тә сорыйлар. Юк, бик рәхәт икән ул, дибез…» Моның сирәкләр өлешенә генә туры килгән бәхет икәнен аңлаулары белән дә бәхетле алар.

Күп еллар балалар укыткан, югары белемле укытучылар Халидә һәм Мулланур Әсәдуллиннарның мәктәптә эшләгән елларында ук парлап дингә килүләре, бәлки коллегаларына бераз гаҗәп тә булгандыр. Тик бу ике нәселне әйбәт белүчеләр өчен генә түгел.

Балтач районының Чапшар авылында туып үскән Мулланур абыйның әтисе ягыннан Аллаһияр бабайлары указлы мәзин булса, әтиләре Хәлиулла ага совет чорында – 1976–1989 елларда имам-мулла булып хезмәт куя.

– Әти нык характерлы, эшчән, бик ярдәмчел, чоры өчен белемле кеше иде. Гарәп, латин, рус телендә укый-яза белде. Бөек Ватан сугышында бер аягын калдырып кайтса да, пенсия яшенә кадәр колхозда тимерче булып эшләде.  Намазлардан соң «Ясин», «Тәбарәк» сүрәләрен яттан укый иде. Шуңа күрә, еллар үткәч, миңа бу сүрәләрне ятлау бик җиңел булды, бала чакта, күрәсең, хәтергә сеңеп барган, – дип искә ала Мулланур абый.

Халидә апа исә – Нурлат районының Яңа Әмсә авылы кызы. Әтисе ягыннан Мөхсин бабасы мулла булып, заманында шактый каһәрләнгән. Әнисе ягыннан да барысы диндә, хаҗилар була (ат белән хаҗга барган заманнарда ук хаҗ кылганнар). «Хаҗга бару әнинең дә гомерлек хыялы була, тик бара алмый калды. Аның хыялын мин тормышка ашырдым», – ди Халидә апа. 1972 елда инде алар Мулланур белән гаилә корып, Чапшарга кайтып төпләнәләр.

Әсәдуллиннарның дингә килү тарихлары белән кызыксынам.

–1989 елда яшьли, кинәт кенә әнием вафат булды. Бик авыр кичердем. Шунда намазга бастым. Мулланурны да үгетләдем инде, – ди Халидә апа. – Бергә-бергә уразалар тоту, намазлар уку безне тагын да якынайтты.

Әтиебез 1990 елда вафат булды. Авылда имам калмады. Кирәк булганда берничә ел  күрше авыллардан имам алып кайттык. Аннан соң Таҗикстаннан кайткан Габдерәүф абый имамлыкны үз өстенә алды. 2003–2007 елларда тагын имамсыз калдык. Шул чакта авылдашлар, әйдә, имамлыкны үз өстеңә ал инде, диделәр. Җәлил хәзрәт тә үгетләде, – дип искә ала Мулланур абый.

Ризалаша ул. Авылга азан тавышы гына түгел, иман нуры да кайта. Мәчетләре булмаса да ул елларда инде бер генә җомга намазы да укылмый калмый. 2009 елда үзләре, парлап, Балтач мәчетенә башлангыч дини белем алырга йөри башлый. Аннан соң дүрт ел укып, Казандагы «Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы» мәдрәсәсенең Балтач филиалын тәмамлыйлар. 2017 елда хаҗ сәфәре кылалар.

Халидә апа 2003 елдан балаларга мәктәптә әхлак дәресләре укыта, 2009 елдан инде икесе дә авылдашларына башлангыч дини белем бирә башлый.

– Авылыбызда 2010 елда мәчет төзелә башлады. Ул шактый озакка сузылды, 2015 елда гына ачылды. Аңарчы балаларны, өлкәннәрне өйдә укыттык, – дип сөйли Халидә апа. – Зур залны җайладык та мөселман балалары өчен җәйге лагерь оештырдык. 35–40ар бала җыйнала иде. Кухняда аларга пироглар пешереп, чәйләр эчертә идек… Шөкер, тырышлыкларыбыз бушка китмәде, сиксән хуҗалыклы авылның яртысыннан артыгына – илле йортка Коръән керде, утызга якын кеше Коръәнне гарәпчә укый белә. Араларында яшьләр булу аеруча сөендерә. Бүген инде мин генә түгел, мәдрәсә тәмамлаган Зөлфия һәм Зөһрә Мәрдановалар, Әнисә Исмәгыйлева да белем бирә.

Ирле-хатынлы Әсәдуллиннар мәктәптә эшләгән елларда ук бик мактала. Гел алдынгылар исемлегендә була. 40ар еллык хезмәтләре дә югары бәяләнә, күпсанлы бүләкләр арасында Татарстан, Россия Мәгариф министрлыкларының мактау таныклыклары, рәхмәт хатлары да бар. Авылдагы ничә буын кешеләрнең иң яраткан, хөрмәт иткән укытучылары алар. Балалар белән яратып эшләүләре өстенә, мәктәп тарихын өйрәнеп, альбом төзеп калдыралар, музей оештыралар, дини белем бирү юлына баскач, мәчет тарихын булдыралар.

– Гомер буе газета-журналларны яратып укыдык, агитатор-пропагандист булып эшләгәч, күпләп яздыра идек, – ди алар. Алай гына да түгел, бер чорда Халидә апа үзе дә район, республика газеталарына актив языша, язмалары газетабызда да басыла, ул да яза, алар турында да берсеннән-берсе матур язмалар, хәбәрләр басыла.

Бу көннәрдә Халидә апа котлаулар, кунаклар кабул итә. Тыйнаклыгы белән генә яшереп калып булмый торган матур гомер бәйрәме аның. Янәшәдә генә гомер итүче өч улларының гаиләләре, 6 онык, өч оныкчык өчен генә түгел, дөньяви һәм дини белем биргән бик күпләр өчен дә көтеп алынган көн ул. Күңелдәге рәхмәт-хөрмәтне җиткерер өчен тагын бер сәбәп ләбаса…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү